"Минем шәхси һөнәри планнарым"

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Һәр кеше өчен "Кем булырга?" соравы тормышның иң мөһим сорауларының берсе булып тора. Фантазияне эшкә җигеп, төрле һөнәрләр уйнап, шигырь һәм әкиятләр, әти-әниләрнең һөнәрләре турында сөйләгәннәрен тыңлап, балачактан ук аңа җавап табарга тырышабыз.

 

2019 елда Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында балигъ булмаган балаларга хезмәт тәрбиясе буенча "Һәрчак хезмәт итәргә, кирәге чыгар" программасы эшен башлап җибәрде.

23 гыйнварда социаль педагог Ольга Бывальцева социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен "Минем шәхси һөнәри планнарым" дип аталган беренче уйлану дәресен уздырды.

Дәрес барышында социаль педагог балаларга һөнәрләр дөньясы, белгечлекләрнең бик күп булуы турында сөйләде, шулай ук дөньяда 40 000 һөнәр булуын искәртте.

Дәрес барышында балалар өстенлек бирүче һөнәрләр рейтингы ачыкланды Алга таба социаль педагог балаларга ДДО Климов тесты - һөнәр тибын билгеләү ярдәмендә кайсы эшчәнлек төренә игътибар итәргә, булачак һөнәрне нинди юнәлештә сайларга кирәклеген ачыкларга тәкъдим итте.

Балигъ булмаганнар дәрестә инициатива күрсәттеләр, актив һәм кызыксынучан булдылар, беренчел мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International