Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге" хәбәр итә

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү "Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре эш юнәлешләренең берсе булып тора.

Ленинград блокадасы өзелгәнгә 75 ел тулуны билгеләп үтү көне алдыннан, 24 гыйнварда, халкыбызның батырлыгына зур хөрмәт йөзеннән, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Ольга Бывальцева социаль хезмәтләр алучы балалар белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Казанцев Алексей Афанасьевич янында булдылар.

Алексей Афанасьевич балаларга сугышта никадәр авыр булуын, сугыш кырларында суыкларны, ачлыкны, куркуны ничек җиңүләре турында сөйләде. Балалар аның сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладылар, сугыш чоры фотографияләрен карадылар. Шулай ук Алексей Афанасьевич бүләкләрен күрсәтте: "Нарва астындагы батырлык өчен", "Батырлык өчен" медальләре, 1 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, "Ленинград оборонасы өчен", "Георгий Жуков" орденнары, къпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Ахырда балалар үз куллары белән әзерләнгән кечкенә бүләк тапшырдылар. Алексей Афанасьевич игътибарлары һәм хөрмәтләре өчен балаларга рәхмәт белдерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International