Минзәлә район үзәк хастаханәсе -"РФның иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесе"

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Минзәлә район үзәк хастаханәсе (баш табиб Наил Мөбәрәкшин)  РФның иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесе-2018" Милли конкурсы лауреатлары исемлегенә керде һәм "Халыкны сәламәтләндерүгә керткән өлеше өчен" медале һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Конкурс "Милли сыйфат билгесе" Федераль конкурсы кысаларында узды. Күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатына бәя бирү максатыннан, Россия төбәкләрендә бәйсез сораштырулар уздырылды, шулар нигезендә медицина оешмалары турында халык фикере формалаша. Ачык анкета уздыру ысулы белән сораштыру барышында респондент аның карашына иң яхшы булган медицина учреждениесен атаган, тәкъдим ителгән вариантларны сайламаган.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskaya-tsrb-luchshee-uchrezhdenie-zdravookhraneniya-rf-2018

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International