"Алтынчәч" балалар бакчасы "ТАССРга 100 ел" эстафетасын тапшырды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

"Мәктәпкәчә учреждениеләрдә инновацион технологияләрне тормышка ашыру" проекты кысаларында узган ачык чара вакытына 2 нче санлы балалар бакчасы "Алтынчәч" авиакомпаниясе булды.

Лайнерның капитаны, бортпроводниклар, самолет стюардессалары (бу рольләрдә тәрбиячеләр һәм тәбрияче ярдәмчеләре, балалар чыгыш ясады)  кунакларны робототехника буенча чара фрагментын карарга, видеофрагменткарарга чакырдылар.

.Гимназия һәм ДОСААФның бердәм эше кысаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәресләр уздырдылар, мастер-класс күрсәттеләр.

Бәйрәм ТАССРның 100 елллыгы уңаеннан "Халыклар дуслыгы" фестивале белән тәмамланды.

Бакча мөдире Роза Усова әлеге фестиваль белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган проектны ачуларын һәм эстафетаны башка балалар бакчаларына тапшыруларын белдерде.

. http://menzela.ru/news/tema-dnya/detskiy-sad-2-altynchech-peredal-estafetu-100-let-tasssr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International