25 гыйнвар - Студентлар көне

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Чатнама суык гыйнвар аенда шатлыкка төренгән, ниндидер язгы кәеф бирүче көн бар. 25 гыйнвар - Студентлар көне (Татьяна көне) ул.

Нәкъ шул көн алдыннан, Минзәлә шәһәренең "Веста" күппрофильле яшьләр үзәгендә Минзәләнең урта махсус белем бирүче уку йортларында студентлар командаларының дусларча очрашуы узды. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Фаяз Гомәр улы Хизбуллин студентларны сәламләде, аларга изге теләкләр теләде. Зур осталык һәм энтузиазм белән студентлар иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен ачтылар.

Вакытлар уза тора, Татьяна көнен уздыру традицияләре дә үзгәрә, әмма студентларның яраткан бәйрәменең асылы шул килеш кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International