Россия Федерациясенең административ законнары нигезендә куркынычсыз файдалануны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган һәм йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан файдаланган өчен җаваплылык каралган.
Кагыйдә бозу ачыкланган очракта, җаваплылык хезмәттән файдаланучыга йөкләнә. Гражданнар да, юридик затлар да кулланучылар була алалар: техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзү һәм йорт һәм фатир эчендәге ремонт һәм техник хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен (әгәр дә андый килешү төзү мәҗбүри булса) РФ КоАПның 9.23 маддә, 2 нче өлеше буенча җаваплылык каралган.
Яр Чаллы зона торак инспекциясе халыкка көнкүреш газ җиһазының эшенең төзеклеген күзәтү, аны чиста тоту зарурлыгы турында халыкка хәбәр итә. Җиһазларны һәм башка тиз янып китүчән прдеметларны көнкүреш газ җиһазына якын куймагыз. Көнкүреш газдан файдалану җиһазлары урнашкан бинага һава кертү зарур. Мондый биналарда 24 сәгатьтән артыграк вакыт кеше булмаган очракта, кранны ябарга кирәк.