Минзәлә район үзәк хастаханәсендә - яңа рентген-аппарат.

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Заманча рентген-аппарат федераль программа буенча алынган һәм 16 ел хезмәт иткән иске җиһазларны алыштырган.

Бу турыда тулырак район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин сөйли:

- Яңа аппарат цифрлы, хәзер безгә фотолаборатория кирәкми. Сурәтне ул монитор экранында күрсәтеп кенә калмый, кәгазьдә дә, махсус пленкага да чыгара ала. Моның өчен махсус принтер бар. Сурәт сыйфаты күп тапкырга яхшырак. Моның цифрлы технология булуын исәпкә алып, без бу сурәтләрне башка шәһәрдәге хезмәттәшләребезгә яисә башка учреждениегә, эчке челтәр буенча башка докторга җибәрә алабыз.

 Яңа аппаратның өстенлеге шунда, бар процедура 3-4 минут дәвам итә һәм организмаг нурланыш көче дә кимрәк, ә бу аны балалар өчен дә кулланырга мөмкинлек бирә. Барлык рентген-диагностика бездә бушлай. Персонал яңа җиһаз белән эшләү өчен укыган. Соңгы сынауларны уздырып, биналарның саклану дәрәҗәсен билгеләүче радиацион контроль төркеме килеп киткәннән соң, тулы куәткә эшли башлаячакбыз. бу көннәрдә Санкт-Петербургтан белгечләр килеп, яңа аппаратны монтажлый башлаячаклар.

Акцент: Яңа ренген-аппарат 2018 ел ахырында алынган, әмма аны урнаштыру өчен бина әзерләү зарурлыгы туган һәм бу үз чиратында билгеле проект эшләрен башкаруны таләп иткән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планына кертелмәгән финанс чаралары кирәк булуы ачыклангач, сайлау алдында калганнар: йә цифрлы рентген-аппараттан баш тартырга, йә булмаса акчалар табарга. Монда Егор Юдин зур ярдәм күрсәткән, шуның барәбәренә проект оешмасы хезмәтләре өчен түләү мөмкинлеге туган, могҗизалы техника районда хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук флюорография аппараты урнаштырылачак кабинетта эшләр алып бару өчен дә акчалата ярдәм итте, - диде баш табиб.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskoy-bolnitse-poyavilsya-novyy-rentgen-apparat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International