Начар метеорологик күренешләр: 24 гыйнвар көнне кичен, 25 гыйнварда төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кар, көньяктан искән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, буран вакытында күз күременең 1000 метрдан кимрәк булуы, юлларда кар көртләре.
Казан буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән буран көндез урыны белән аз гына кар. Җил көньяктан, секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатышка үзгәрүчән. Төнлә-иртән минималь һава температурасы -16..-18 градус, аязган вакытта - -20 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы -14...-16 градус. Юлларда бозлавык.