23 гыйнварда "яПОшка" тәмле ризык китерү хезмәте Минзәлә муниципаль районының Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә 5 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче күпбалалаы гаилә өчен традицион шул исемдәге хәйрия акциясе уздырдылар.
Кафе хезмәткәрләре кунакларны шат йөз белән каршы алдылар. сыйлы өстәл без килүгә әзер иде инде. Балалар сый-хөрмәткә бик шатландылар. Хуҗалар ахырда балаларга татлы бүләкләр дә өләштеләр.
"яПОшка!" кафесы җитәкчеләренә һәм коллективка балаларга җылылык һәм шатлык өләшкәннәре өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.