Соңгы елларда Минзәлә театры ерак җирләргә фестивальләргә, гастрольләргә еш йөри. Кайда гына булсак та без Минзәләнең исемен танытабыз. Кечкенә генә шәһәрдә инде 83 ел иҗат иткән театрның даны еракларга җитте.
Чишмә башына кайтып, шушы көннәрдә 95 (!) яшен тутырган, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче фидакарь артистыбыз , Чулпан авылы кызы Җиһан Сәлимованы олуг юбилее белән котлап кайттык. Районыбызның Чулпан авылы - артистларыбыз Рәшит Мәрдеханов, Сәгъдәнур Шәймәрданованы да биргән авыл. Җиһан ханым кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши, ишек төбеннән балкып үзе безне каршы алды. Артистлар Венера Нигъмәтуллина, Рәзилә Муллина, музей мөдире Илһамия Кичубаеваны танып исәнләшеп, барчабызны түргә чакырды. Чын артист 95 яшендә дә артист булып кала – калфаклар киеп куйган, медальләрен таккан, матур, итагатьле итеп сөйләшә.Ю.Әминовның “Язылмаган законнар”ында Җәмилә,К.Тинчуринның “Зәңгә шәл”ендә Сабира,А.Островскийның “Бирнәсез кыз”ында Огудалова,М.Фәйзинең “Галиябану”ында яучы карчык һәм башка бик күп рольләр уйнаган, үз чорының барлык авырлыкларын уфтанмый кичергән Җиһан ханым Сәлимованың хезмәте, һичшиксез, бары хөрмәткә лаек. Ире Рәкыйп абый театрда администратор булып эшләгән (инде мәрхүм) , Гөлсинә һәм Рөстәм исемле ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Җиһан апага оныкларының балалары – оныкчыкларын да күрергә насыйп булган. Театрның тере тарихы булган артистыбызны күреп , аралашып кайту йөрәккә сары май булып ятты.Үзе дә 71 яшенә җитеп, әнисен шулкадәр яратып, тәрбияләп караган Гөлсинә ханымга саулык – сәламәтлек телибез.
Н.Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире