Минзәлә районы укучылары республика олимпиадалары җиңүчеләре булды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Минзәлә районы укучылары Казанның "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 7-11 сыйныф укучылары арасында "Олимпка юл" фәннәре буенча мәктәп укучыларының республика йомгаклау этабында катнаштылар.

2 нче урта мәктәпнең 8 б сыйныфы укучысы Артур Гыйлемов математика буенча, 3 нче урта мәктәпнең 8А сыйныф укучысы Ищеряков Глеб -  химия, 1 нче урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Рахманова Алина - математика, шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Чатурова Дина - инглиз теле, 2 нче урта мәктәпнең 11сыйныф укучысы Ахметова Эльвира - химия фәне буенча мәктәп укучыларының  "Олимпка юл"  Республика олимпиадасы призерлары булдылар.

Уку фәннәре буенча Республика олимпиадалары этабы призерларын педагоглар: Ботова Т.В., Яндуганова Т.В., Мәхәсимова Е.П., Гарифҗанова В.Ф., Янайкина Н.В әзерләде.

Шулай ук Калтак мәктәбе укучылары Майорова Валерия (9 сыйныф), Димухаметова Ксения (11 сыйныф) -укытучы Ахвалеева А.А. змари теле буенча мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урыннар яуладылар.

1 нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Надежда Белякова мәктәп укучыларының Икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булды һәм Мәскәүдә узачак йомгаклау этабында республика данын яклаячак җыелма команда составына кертелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International