Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча предприятиеләр халыкны эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итүгә җир асты суларын чыгаруга лицензия рәсмиләштерделәр.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларын саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде. Республиканың Кама Тамагы территориясендә су белән тәэмин итү һәм су үткәрүне тәэмин итүче "Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләр" ААҖ, "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ торак-коммуналь өлкәсе оешмаларының җир асты суларын чыгаруга лицензия булмаган килеш 10 скважинаны эксплуатацияләве ачыкланды.
Законның бозылуын юкка чыгару максатында, предприятие җитәкчеләре адресына прокурор тарафыннан законны бозуны юкка чыгару турында рәсми хаты кертелде.
Болардан тыш, табигатьне саклау прокуроры карарлары нигезендә, контроль органы тарафыннан РФ КоАПның 7.3 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды. Барлыгы 60 мең сумлык штраф рәвешендә җәзалар билгеләнде.
Прокурор таләпләрен үтәү максатында, предприятиеләр халыкны эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итүгә җир асты суларын чыгаруга лицензия рәсмиләштерделәр..
Оешмалар тарафыннан законны бозулар бетерелде.