Рәсем буенча эшчәнлек дәресләрендә Минзәлә муниципаль районындагы "Умырзая" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар рәсем ясауның традицион булмаган техникаларын кулланалар, әйтик, ярмалар белән рәсем ясау.
Ярмалар белән рәсем ясау - балалар өчен гадәти булмаган кызыклы дәресләрнең берсе. Иң беренче чиратта, бала картина ясаганда куркынычсыз һәм экологик чиста материаллар белән эш итә. Материалны үзләштергәндә, балалар тактиль тоюлар ярдәмендә күп фактуралар эшлиләр. Бу аларның вак моторикасын үстерүгә, кулларын массажлауга. гомуми үсешен яхшыртырга ярдәм итә.
Шулай ук мондый дәресләр балаларда түземлек, тырышлык һәм чыдамлык тәрбияли.
.