Бу хакта Гайдар форумы кысаларында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина белдерде.
"Соңгы биш елда Президент кушуы буенча моношәһәргә федераль бюджеттан 28 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Күп эш башкарылды – СИҮЭР булдырылды, аларның резидентларына ташламалар каралган, кече һәм урта бизнесның 722 проекты субсидия алган, әмма бу җитәрлек түгел. Фонд акчаларын 319 монопрофильле муниципаль берәмлекләрнең 27се генә алды. Шуңа күрә безгә барлык илкүләм проектлар чараларын аккумуляцияләү һәм аның буенча ярдәм барлык моношәһәрләргә күрсәтеләчәк федераль программа кирәк. Һәм иң мөһиме – бу программа төбәкләрдә моношәһәрләр вәкилләре катнашында фикер алышу булырга тиеш», - дип ассызыклады Когогина.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан моношәһәрләр буенча федераль программа паспорты комплекслы булырга тиеш, һәр илкүләм проектның максатчан күрсәткечләре буенча мәгълүмат тотарга һәм расланганчы Дәүләт Думасында һәм төбәкләр белән киң фикер алышу узарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 2014-2018 елларда Моношәһәрләрне үстерү фондына федераль бюджеттан 28 млрд.сумнан артык субсидия рәвешендә җибәрелгән иде, 2019-2020 елларда якынча 7,5 млрд. сум каралган.