14 гыйнвардан Минзәлә районында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов катнашында гражданнар җыеннары узачак.
Беренче җыен Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә 17.30 сәгатьтә, ә авыл җирлекләре арасында 14.00 сәгатьтә Югары Тәкермән авыл җирлегендә узачак.
Җыеннар вакытында халык район җитәкчелегенә, шулай ук гражданнарга учреждениеләр хезмәтләре күрсәтүче белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Җыенда район үзәк хастаханәсе, полиция, социаль яклау, җир-милек палатасы, электр белән тәэмин итү хезмәте, газ хезмәте, техник инвентаризация бюросы, Социаль иминият фонды җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.