Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 12 гыйнварында көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Буенча:
Болытлы, төнлә аязучан. Кар, көндез урыны белән көньяк районнарда юеш кар. Көндез урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан,көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр минималь һава температурасы төнлә -10..-15, аязган вакытта -19га кадәр;көндез максималь һава температурасы -3..-8. Юлларда бозлавык.