М.Җәлил исемендәге паркта күңелле стартлар!

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Минзәләдәге башка спорт мәктәпләре кебек үк,“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә бик күп чаралар үткәреп килә.

Саф һавада үткәрелүче әлеге чараларда катнашып, тәннәрне язып җибәрү, яхшы кәеф туплау өчен менә дигән мөмкинлек! Бүген әлеге коллектив хезмәткәрләре – Л.Н.Якупова,Г.А.Мифтахова, Н.Н.Лапшина шәһәребезнең М.Җәлил исемендәге паркында балалар өчен “Күңелле стартлар” чарасы үткәрде. 
Ләйсән Якупова, “Олимп” ДЮСШның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: 
– Көн җылы, саф һавада шундый рәхәт! Барыбызның да кәефләре күтәренке! Без бүген балалар өчен төрле конкурслар, ярышлар үткәрдек. Алар уйный-уйный, рәхәтләнеп әлеге ярышларда катнаштылар. Барлык катнашучыларга бүләкләр өләшеп чыктык. Соңыннан бергәләшеп фотога төштек. Форсаттан файдаланып, барчагызны да Яңа ел белән котлыйм! Барыгызга да бәхет, сәламәтлек телим! 
Ә сез паркларда еш буласызмы? Анда алган тәэсирләрегез белән безнең белән дә уртаклашыгыз, хөрмәтле минзәләлеләр!

 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/mlil-isemendge-parkta-kelle-startlar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International