5 нче гыйнвар көнне Садак поселогы мәйданында «Веста» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр халкы өчен «Тау патшасы» дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде. Программада төрле эстафеталар бар иде. Барлык катнашучылар да зур канәгатьлек һәм тәэсирләр алдылар. Чара балаларга аларның ярыш рухын күтәрергә, командада эшли белү, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнде.
