Яңа елның беренче көнендә нинди дә булса өметләр белән очрашканнан соң күңелдә ниндидер моңсулык уяна. Әмма бу озак түгел, чөнки бәйрәм көннәре дәвам итә!
Моннан тыш, балаларның кышкы каникуллары да бар әле.
Каникуллар көннәрендә Минзәлә районында төрле мәдәни-спорт чаралары планлаштырылган. Шуларның берсе бүген шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге паркында узды. Аны "Веста " күп функцияле яшьләр үзәге коллективы оештырды.
Көннәр буе өйдә компьютер яки телевизор каршында утырырга кирәкми-әлегә кыш бар, вакыт табып, аны матур итеп карап өлгерергә кирәк. Бу юлы да "Исәнме, Яңа ел! " күңел ачу чарасында катнашкан балалар да, өлкәннәр дә кышкы позитив порциясе алдылар.
