"Иң көчлеләр ярышы "Татарстан Республикасы чемпионаты.

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

Декабрьнең соңгы көннәрендә узган елга йомгак ясадылар.
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге календарь республика ярышларында үз эшенең нәтиҗәләрен билгеләде. 23-24 декабрь көннәрендә Зәй шәһәрендә "иң көчлеләр ярышы" Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында классик стильдә 10 км дистанциядә безнең узышчы Мясников Сергей ( 2 нче урта мәктәп, 9 нчы сыйныф) Иң яхшы вакытны күрсәтеп , чемпион булды һәм 8-17 февральдә Сахалинда Сахалинск шәһәрендә узачак "Азия балалары" Халыкара кышкы уеннарында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын яулады .
26-27 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә 2003-2004, 2005 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында МСМК Рузалин Бакиев призларына чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышлары узды .Мясников Сергей көмеш яулады һәм ярышларда үз нәтиҗәләре белән тагын бер кат ТР җыелма командасы составында булу хокукын раслады.
Шулай ук Жуков Артем ( 2 нче урта мәктәп), Власов Илья ( 1 нче урта мәктәп) ,юкменова Рената ( 3 нче мәктәп),Шакуров Илмир ( 3 нче мәктәп) , Нәбиев Риналь ( 3 нче мәктәп) һәм Садыйков Илнур ( 3 нче мәктәп) үзләренең нәтиҗәләре белән сөендерделәр. Бу балалар өчен мондый масштабтагы беренче ярышлар булды . Ярышларда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 400дән артык чаңгычы катнашты .
Балаларны "Олимп" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучылары: Мильчаков В. Н. һәм Лаврентьев А. Әзерләде 
Мондый мөмкинлектән файдаланып, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге укучыларыннан Минзәлә муниципаль районы башлыгы Салахов Айдар Фәслах улына һәм Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улына рәхмәт әйтәсе килә, игътибарыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International