Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Яңа елга барыбыз да һәрвакыттагыча өмет белән карыйбыз. Аны күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып, алга атлыйбыз. Традиция буенча, бу көннәрдә бер-беребезгә җылы котлаулар белән мөрәҗәгать итәбез, башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел безнең тормышыбызга бик күп якты мизгелләр алып килде, яңа уңышлар бүләк итте.  Район икътисадының үсешендә иң төп шартларның берсе – уңайлы инвестицион климат формалаштыру. Тормышыбыз да уңай якка үзгәрешләр кичерә. Камиллеккә чикләр юк, шуңа күрә уңайлы итеп эшләргә өйрәнергә, заман таләпләренә җавап бирерлек яңа технологияләр кертүне дәвам итәргә, яңалыкка омтылырга кирәк. Киләчәктә куйган максатларга, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International