Район башлыгы Айдар Салахов хакимият хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады.

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген тантаналы шартларда район башлыгы Айдар Салахов хакимият хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда нәтиҗәле эш теләде! Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Шулай ук катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев котлады һәм эшләрендә уңышлар, тынычлык, иминлек, гармония һәм бәхет теләде.

Профсоюз рәисе Аида Биктимерова Яңа ел конкурсларына йомгак ясады, барлык катнашучыларга яңа ел атмосферасы тудырган һәм Яңа Ел кәефе бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде.  

 

Администрация ОППО рәисе Биктимерова А. З.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International