Минзәләдә бәйрәм ярминкәсе уза.

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген Октябрь мәйданында Яңа ел алды ярминкәсе уза, анда безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителгән. Фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре азык-төлек ассортиментын тәкъдим итәләр: ит продукциясе, сөт продуктлары, бөртекле, бал, балык.  Моннан тыш, теләүчеләр яңа елның төп атрибутын – тере чыршы сатып ала алалар.

Ярминкәгә район башлыгы Айдар Салахов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Юрий Исламов һ.б. килгән иде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм үзешчән коллективлары бәйрәм программасын тәкъдим итәләр.

Ярминкәгә рәхим итегез, кадерле минзәләлеләр һәм шәһәр кунаклары! Бәйрәм өстәле янына сыйларны алырга өлгерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International