Әлфия Когогина 2018 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.

2018 елның 28 декабре, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте, шулай ук 2018 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү йомгакларын ясады.

Парламентарийга сәламәтлек саклау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү, ипотека кредиты буенча бурычларны реструктуризацияләү, мәдәният өлкәсен үстерү, шулай ук күпфатирлы йортта тәүлек буе торак бирүче күршеләргә закон чыгару тәкъдимнәре һәм шикаятьләр белән 6 Чаллы кешесе мөрәҗәгать итте.

2018 ел башыннан бирле депутат тарафыннан гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, күп фатирлы йортларда һәм торак пунктларда яшәүчеләрдән барлыгы 376 мөрәҗәгать кабул ителде. Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 20 кабул итү үткәрелде.

Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 148 депутат таләбе башкарма хакимият органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелде, мөрәҗәгатьнең асылы буенча 201 җавап бирелде.

Уңай хәл ителгән мәсьәләләр арасында хезмәт законнарын бозуларны бетерү, инвалидларны квота бирелә торган эш урыннарына эшкә урнаштыру, блок модульле чаңгы базасы төзү, ике бала тәрбияләүче ана балалар бакчасында урын бирү, медицина хезмәте күрсәтү өчен федераль квота булдыруда ярдәм итү, талантлы яшьләргә ярдәм итү, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һ.б. бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International