Минзәлә территориаль иҗтимагый үзидарәләренә коррупциягә каршы көрәшкә кушылырга тәкъдим иттеләр.

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узып баручы елга йомгак ясады һәм киләсе елга бурычлар куйды.

Минзәлә районында 2018 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турындагы доклад белән район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 56 муниципаль хезмәткәргә карата керемнәр, чыгымнар, милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләргә анализ ясалган. Минзәлә районы прокуратурасы тарафыннан 19 авыл җирлеге секретаренә карата тикшерү үткәрелде, аның барышында 4 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук хезмәт тәртибе һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышында мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында ике материал каралды. Шул ук вакытта муниципаль хезмәткәрләрнең коррупцион хокук бозулар кылуга тартылу очраклары турында мәгълүмат килмәде. 

Районда яшәүчеләр арасында коррупциягә каршы пропаганда эшенә зур игътибар бирелде. Шулай итеп, халык арасында анкета, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, урта махсус уку йортлары укучылары катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде. Шул ук вакытта Марк Олегович территориаль иҗтимагый үзидарәләргә бу юнәлеш буенча эшкә кушылырга тәкъдим итте. Әйтик, алар халык арасында коррупциягә каршы көрәш темасына социологик сораштырулар үткәрә алыр иде.

Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илгиз Латыйпов Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Бер ел эчендә Мәгариф һәм агросәнәгать комплексы учреждениеләрен тикшерүгә зур игътибар бирелде. 

Утырышка йомгак ясап, район Советы җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина түрәләрнең ничек намуслы эшләвенә халыкның мөнәсәбәте бәйле булуын билгеләп үтте. Хәзер, социаль челтәрләр һәм интернет заманында, вазифаи затларның эшчәнлеге хокукка каршы гамәлләре белән гражданнарның хакимияткә ышанычлылыгын арттырмас өчен мөмкин кадәр ачык булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International