"Бердәм Россия "партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Минзәлә җирле бүлекчәсе бинасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров гражданнарны кабул итте. Шулай ук гражданнарны кабул итүдә район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина да катнашты.
Беренче булып кабул итүдә Мөслим һәм Минзәлә районнары буенча Пенсия фонды хезмәткәре Фәридә Мөхәммәтдинова булып китте. Аннан соң халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Венера Гыйззәтуллина пенсиягә чыгу тәртибе турында сорау бирде, чөнки киләсе елда аңа 55 яшь тула. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Татьяна Паранина үзәк район хастаханәсендә тар белгечләр җитмәү темасын күтәрде. Ирек Зиннуров гражданнарның сорауларына җентекләп җавап бирде һәм гражданнарны кабул итү көнендә күтәрелгән мәсьәләләр РФ Дәүләт Думасында законнарны кабул иткәндә игътибарга алыначак дип ышандырды.
http://menzela.ru/news/novosti/zhiteli-menzelinskogo-rayona-pobyvali-na-prieme-u-ireka-zinnurova