Бәйрәмгә килүчеләр өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы тарафыннан бик күп бүләкләр әзерләнгән иде. Шулай ук бәйрәм кунаклары "әкият иленә сәяхәт", "Яңа ел костюмнарын күрсәтү", "Дөнья халыклары биюләре калейдоскобы", "Викторина" кебек күп кенә конкурсларда катнаштылар. Сукырлар җәмгыятендә бәйрәм 3 нче ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко ярдәме белән уздырылды. Ширкәт иганәчесе Гөлназ Грибкова да җәмгыятьтәге балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерде.
http://menzela.ru/news/novosti/novogodniy-prazdnik-v-obshchestve-slepykh-menzelinskogo-rayona