Яңа ел-ул үзенчәлекле бәйрәм! Бу көнне безнең планета буенча әкияти могҗиза атлый. Ул безгә иң яхшыга өметлэр, күп бүләкләр алып килэ. Менә Минзәлә муниципаль районындагы « Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тэрбиялэнуче баллар өчен 25 декабрь көнне "Кар патшасының шаяртулары" дигән Яңа ел тамашасы узды. Балаларга иганәчелэр бик күп бүләкләр булэк иттелэр.
Балаларны котларга район Советы депутаты Эдуард Иван улы Кузнецов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Нэля Габдулла кызы Бикеева , Чаллы таможня посты вәкилләре Роберт Зөфәр улы Мифтахов, Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Айрат Халил улы Нуриев килделэр. Алар балаларны татлы бүләкләр, җиләк-җимешләр белән сөендерделәр .
Балалар чыршы тирәсендәге карнаваль костюмнарында әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар , шигырьләр сөйләделәр, Кыш бабай белән Кар кызына яңа 2019 елда яхшы укыярга, ата – аналарын тыңларга һәм спорт белән шөгыльләнергэ вәгъдә бирделәр.
Бу бәйрәм көнендә Яңа ел тамашасында шатлык уртаклашырга килгән тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә битараф калмады.
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйбыз ! Сезнең теләкләрегезнен тормышка ашуын телибез! Кәефләрегезнен кутәренке булсын, ә моңсу мизгелләр күтәренке рухта узсын. Чөнки Яңа ел - яңа эшләргә Һәм изге гамәлләргә рухландыручы матур һәм әкияти бәйрәм!
.jpg)
.jpg)