Быел Казан шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Яңа ел чыршысына Минзәлә районыннан 28 бала китте.
Бәйрәм "Татнефть-Арена"да узачак. Чыршы бәйрәмендә республикабызның шәһәр һәм районнарыннан 3 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. Минзәлә районыннан төрле мәктәпләрдән 28 бала сайлап алынган: алар-олимпиадаларда, район һәм республика мәктәпләрендә җиңүчеләр, иҗтимагый тормыш активистлары, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
Президент чыршысына киткән балалар китәр алдыннан Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортына җыелды, аларның һәркайсына Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Аларны юлга район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин һәм балалар иҗат йорты директоры Радик Хафизов изге теләкләр һәм теләкләр белән озаттылар.