«Варвара краса – длинная коса» театральләштерелгән тамаша.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Яңа Ел-күпчелек балалар һәм өлкәннәр өчен иң яраткан бәйрәм, аны түземсезлек белән һәр йортта көтеп алалар, аңа озак һәм җентекләп әзерләнәләр. Менә без дә читтә калмады.

2018 елның 21 декабрендә " Веста" яшьләр үзәгендә 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Варвара краса – длинная коса» дигән театральләштерелгән тамаша узды. Бәйрәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Эдуард Кузнецов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэли Бикеева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникованың котлаулары белән башланып китте.  

Балалар һәм ата-аналар онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмнең тылсымлы әкияте: әйлән-бәйлән, биюләр, җырлар, шигырьләр уку, матур костюмнар, бүләкләр уку, — барысы да Яңа ел утлары блогында түгәрәкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International