Онытылмаслык бәйрәм.

2018 елның 22 декабре, шимбә

Район Советы депутаты Эдуард Кузнецов инициативасы белән «Веста» яшьләр үзәгендә 17 күп балалы гаилә өчен яңа ел хәйрия чыршы бәйрәме узды.

Малайлар һәм кызларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга район башлыгы Айдар Салахов, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов килде. Айдар Фәслахович балаларыбызның патриотизм рухында үсүе, спорт белән шөгыльләнүе, чараларда актив катнашуы бик мөһим, дип ассызыклады. Алар-районыбызның, республикабызның, илебезнең киләчәге.

77 бала үзләренең ата – аналары белән бергә «Варвара Краса-Озын толым»дигән яңа ел тамашасында катнашты. Әкият персонажлары белән бергә (аларның рольләрен яшьләр үзәге хезмәткәрләре оста башкарды) яхшылык һәм тылсым дөньясына чумдылар. Яңа ел гүзәлләре тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.

Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы кулыннан Эдуард Кузнецов әзерләгән бүләкләр алды.

Ирина Михайлова, " Веста «ММҮ директоры»:

- Балалар Яңа елны зур түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу иң тылсымлы, әкияти бәйрәм. Кызганычка каршы, барлык ата-аналар да балалар өчен бәйрәм оештыра алмый. Хәйрия чыршылары-балаларга шатлык һәм аның янәшәбездә булуына ышаныч бүләк итү өчен менә дигән сәбәп.

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Минзәлә районында 242 күп балалы гаилә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International