Минзәләдә чаңгы сезоны ачылу мәктәп, урта махсус уку йортлары укучылары һәм чаңгы спортын яратучыларның өлкәннәр арасында массакүләм йөгерүдән башланды.
Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге стадион территориясендә тантаналы шартларда кышның чаңгы сезоны 2018/2019 ачылды.
Чаңгы ярышларында катнашучыларны әлеге чара хөрмәтенә район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова сәламләде.
Айдар Салахов шәһәрдә һәм районда чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Ярышларның баш судьясы, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Антон Лаврентьев ярышларны уздыру кагыйдәләрен аңлатты һәм район җитәкчелегенә, аерым алганда, район башлыгы Айдар Сәлаховка чаңгы спортына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Беренче булып, үз яшь категорияләре буенча мәктәп укучылары (малайлар һәм кызлар аерым), урта махсус уку йортлары укучылары старт алды. Алардан соң өлкәннәр "Сәламәтлек йөгереше" стартына бастылар. Призлы урыннарны алучылар медальләр һәм грамоталар алдылар.
