Пенсия законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, безгә сораулар белән күп шалтыраталар. Без аларны Пенсия Фондының җирле бүлегенә күчердек. Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
Социаль пенсия нинди очракта билгеләнә, аның билгеләнеше яше үзгәртеләме?
Әгәр гражданинның бал яки стаж җитми икән, кеше легаль булмаган яки бөтенләй эшләми икән, иминиятнеке түгел, ә социаль пенсия билгеләнә. Аңа чыгу яше дә акрынлап 5 елга артачак. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар социаль пенсияне 60 яшьтә түгел, ә 65 яшьтә, ир-атлар 65 яшьтә түгел, 70 яшьтә ала алачаклар. Күрсәтелгән яшькә җитмәгән гражданнарның инвалидлык билгеләү өчен мөрәҗәгать итү һәм, уңай карар кабул иткәндә, инвалидлык буенча социаль пенсия алу хокукы бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инвалидлык буенча пенсия тулы күләмдә саклана. Эшкә сәләтлелеген югалткан затларга алар инвалидлык төркемен билгеләгәндә яше булуга карамастан билгеләнә.
Тупланма пенсия түләнәчәкме?
Иминият пенсиясеннән аермалы буларак, тупланма пенсия алу өчен яше үзгәрми. Аны хәзер дә, хатын - кызлардан 55 яшь, ир-атлардан 60 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартлар үтәгәндә (кирәкле иминият стажының һәм билгеләнгән индивидуаль пенсия коэффициенты (баллар) күләме, пенсиягә чыккан затлар өчен вакытыннан алда, шулай ук тиешле эш төрләре буенча стажның булуы күздә тотыла.
1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнар тупланма пенсиягә хокуклы, 2002 елдан башлап эш бирүчеләр тупланма пенсиягә иминият взносларын түләгән.