Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш видеоконференция режимында узды. Төп тема-2018 елның 9 ае нәтиҗәләре.
Утырышны ачып, Рөстәм Нургалиевич катнашучыларның игътибарын җирле алкоголь продукциясен сату күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимүгә юнәлтте.
- Татарстанлылар алкоголь кулланудан туктаса, бик яхшы. Әмма кешеләр эчәләр, димәк, башка чыганаклар бар дигән сүз. Безнең бурыч-кешеләр алкоголь эчсә, суррогатлар түгел, ә сыйфатлы продукция генә. Сыра продукциясенә килгәндә, республика производствосы сату 5 % ка арткан. Җирле производство продукциясен пропагандаларга кирәк. Сыра һәм алкоголь җитештерү-ул дәүләт Кереме. Контрафакт продукция-урлашу.
9 ай эчендә "Халык контроле " дәүләт мәгълүмат системасына татарстанлылардан 1247 мөрәҗәгать килгән,шуларның 5се минзәләлеләрдән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, законсыз әйләнештән хәмер алу эшен көчәйтергә кирәк.
Төп теманы дәвам итеп, район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Ул легаль булмаган аракыны төшереп калдырырга, рейдлар үткәрергә, массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага мәгълүмат урнаштырырга, шулай ук район үзәк хастаханәсе табиблары белән берлектә аңлату эшләре алып барырга кирәклеген билгеләп үтте.
Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул сез беләсезме, сезнең авылда алкогольне яшерен рәвештә кем җитештерә һәм сата, моны тамырдан үзгәртергә кирәк.
Сан: 2017 елда алкогольле продукция белән агулануның 5 очрагы теркәлгән, шуларның 3се үлем белән тәмамланган. Агымдагы елның тугыз аенда Минзәлә районында алкогольле һәм спиртлы продукция белән агулануның 4 очрагы теркәлгән, үлем белән тәмамланган бер очрак – 53 яшьлек эшсез ир-ат.