«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) финанс һәм финанс булмаган ярдәм инструментларын үстерү юлы белән республиканың кече һәм урта бизнесын тотрыклы үстерү максаты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы буенча оештырылды.
Фонд кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы шартларда микрофинанс займнар бирү буенча эш алып бара. Сезгә 2018 елның 14 ноябрендә ташламалы кредит бирү шартларына үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итәбез. Әлеге мәгълүматны сезнең муниципаль район эшмәкәрләренә җиткерүегезне сорыйбыз.
Өстәмә рәвештә Фонд вәкилләренең Казан шәһәрендә, Әлмәт шәһәрендә, Яр Чаллы шәһәрендә, Түбән Кама шәһәрендә, Яшел Үзән шәһәрендә, Чистай шәһәрендә, Алабуга шәһәрендә эше турында хәбәр итәбез.
http://menzelinsk.tatarstan.ru/rus/vnimaniyu-predprinimateley.htm