Бүген район хакимиятенең актлар залында район башлыгы Айдар Сәлахов рәислегендә атналык киңәшмә узды, анда аның урынбасарлары, администрация бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәрнең төрле структуралары җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы узган атнада узган чараларга йомгак ясады һәм барлык катнашучыларны алга таба актив эшләргә чакырды.

Киңәшмәдә докладлар белән чыгыш ясадылар:
"3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе эше турында" Гобәйдуллина Оксана Александровна – 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры»

"Инвалидлар декадасы турында" мәгълүмат белән Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бикеева Нэля Габдулла кызы чыгыш ясады.
