«Нефтяник»балалар бакчасының бәхетле балалары.

2018 елның 23 ноябре, җомга

Оскар Уайльд: «балаларны яхшы итү – аларны бәхетле итү өчен иң яхшы ысул», - диде.

1 нче санлы «Нефтяник»мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбияләнүчеләрен чын-чынлап бәхетле дип атарга мөмкин. Матур, иркен һәм уңайлы балалар бакчасына өч яшьтән җиде яшькә кадәр 140 бала йөри. Балалар бакчасы тәрбиячеләре заман белән бергә атлыйлар: агымдагы елның сентябреннән монда инновацион проектлар гамәлгә ашырыла.

Шушы көннәрдә балалар бакчасында Инглиз теле, лего-конструкцияләү буенча ачык дәресләр, аэробика, ком терапиясе буенча мастер-класс һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша узды.

Шушы кыска вакыт эчендә балаларның нәрсәгә өйрәнүләрен карарга мәртәбәле кунаклар: район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева килделәр. 1 нче санлы «Нефтяник» балалар бакчасы педагоглары тәҗрибәсен районның балалар бакчалары мөдирләре үзләштерде.

Кунакларны әзерлек төркеме балалары татар һәм рус телләрендә сәламләде. Шигырьләрдә алар үз балалар бакчасы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International