Әлфия Когогина федераль бюджет турында закон проектына аңлатма бирде:
Дәүләт Думасы «2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында " закон проектын ахыргы укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде:
«Соңгы елларда беренче тапкыр без профицит бюджетын кабул иттек. Димәк, дәүләтнең милли проектларны гамәлгә ашыру һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү чыгымнарын арттыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Өч ел дәвамында милли проектлар өстәмә 5,5 трлн сумнан артык акча алачак. Әлеге проектлар нәтиҗәсендә региональ йөрәк-кан тамырлары үзәкләрен үзгәртеп кору, халыкка онкология ярдәме челтәрен булдыру, өч яшькә кадәр балаларны балалар бакчаларында урын белән 100 процентка каплау мәсьәләсен хәл итү, 900 мең өстәмә белем бирү урыны булдыру, авария хәлендәге торакларда яшәүче кешеләрне күчерү мөмкинлеге булачак.