Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә "салым грамоталылыгы көне"чарасы узды. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт салым инспекторы Акчурина Е. И. балаларны салым хезмәтенең эше, салым төрләре белән таныштырды. Балалар сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Ел саен Минзәлә салым хезмәте яшь буынның игътибарын Россия салым системасын үстерү тарихына җәлеп итү, үсеп килүче буын россиялеләрнең салым аңын тәрбияләү, шулай ук салым хезмәте хезмәткәре көнен бәйрәм итү кысаларында яшьләрнең дәүләт салым сәясәтенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан мәктәптә Салым белемнәре мәсьәләләренә багышланган дәрес үткәрә.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/nalogoviki-otvetili-na-voprosy-menzelinskikh-shkolnikov