«Җәяүле кичүе» декадасын үткәрү кысаларында Минзәләдә яктылыкны кайтаручы элементлар популярлаштыруга юнәлдерелгән «юлда сизгер бул» акциясе узды.
Минзәлә районында " юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлеге начальнигы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы активистлары, волонтерлар, ЮХИДИ, АО«ТАТМЕДИА» филиалы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә Минзәлә районы халкына өләште. Барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен, яктылык кайтаручы элементлар йөртүләрен һәм тормышларын куркыныч астына куймауларын искә төшерделәр.