Тауасты Байлар мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Нәҗмиева Халыкара балалар хокукларын яклау көненә багышланган ачык дәрес үткәрде.
Дәрес вакытында ул әкият персонажлары үрнәгендә балаларны үз хокукларын якларга өйрәтте, киләчәктә кирәк булганда үз-үзләрен яклый алуларына мисаллар китерде. Ачык дәрестә шулай ук Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев катнашты.Роза Салдаева балаларны шәһәр Советы эшчәнлеге белән таныштырды, Минзәлә шәһәрендә балалар өчен спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылуын ассызыклады. Ә Илшат Мәүҗиев авыл җирлегендә дәүләт структуралары белән таныштырды, республика һәм президент программалары ярдәмендә җирлектә клуб, мәктәп ремонтлана, юллар төзелә, шулай ук балаларны җирле депутатлар эшчәнлеге курсына кертүе турында сөйләде. Шулай ук балаларга мультфильм күрсәтелде, аны караганнан соң алар сорауларга җавап бирделәр. Дәрес ахырында 9 сыйныф укучысы Разил Нәҗмиев гитарага кушылып "Без бергә" җырын башкарды.