Халыкара балалар хокукларын яклау көне уңаеннан оештырылган гражданнарны бердәм кабул итү көнендә Минзәлә районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, ТР Минзәлә районы буенча УФССП җитәкчесе Гөлнар Хуҗагалиева, район Советының юридик бүлеге начальнигы Рузина Бәдриева, РФ Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча ПДН инспекторы Алсу Мәрдамшина, Минзәлә районы социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, районның опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Эльвира Умарова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хафизова, адвокат Марат Корбанов катнаштылар. Алар кабул итүгә килгән юридик ярдәм күрсәттеләр.