Әниләр көне

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә үзенчәлекле бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу-беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Безгә күпме генә яшь булмасын — бишме яки иллеме-безгә һәрвакыт әни, аның мәхәббәте, назы, игътибары, киңәше кирәк.

Шушы истәлекле вакыйгага уңаеннан, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лариса Сабирова  “Сәламәтлек” клубына йөрүчеләр белән очрашу оештырды.

Очрашу барышында әниләр көненә багышланган бәйрәм тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Өлкән яшьтәге гражданнар викторинада катнаштылар, анда балалар әкиятләрен, әйтемнәрне һәм җырларны искә алдылар.

Очрашу барышында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе медицина хезмәткәре Эльмира Миндәет кызы Клуб членнары белән арганлыкны кисәтү өчен физкультминуткалар үткәрде, шулай ук социаль хезмәткәрләр эшкә сәләтлелекне арттыру һәм уйлау процессларын активлаштыру, хәтер һәм игътибарны яхшырту өчен аз хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International