Альберт Карпов: Татарстанда үзара салым буенча референдумнар тәртип бозмыйча уза.

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Россия сәяси консультантлары Ассоциациясе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бер генә шикаять тә теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында гражданнарның үзара салым буенча референдумнар тәртип бозмыйча уза. Бу хакта «Татар-информ» МА сәяси консультантлар Россия ассоциациясе әгъзасы Альберт Карпов сөйләде.

"Татарстанда гражданнарның үзара салым буенча референдумнар тәртип бозмыйча уза, бүгенге көндә бер генә шикаять тә теркәлмәде", - дип белдерде Карпов.

Күзәтүчеләрнең эше тулаем алганда югары дәрәҗәдә бәяләнә. «Чиста сайлаулар өчен» республика корпусының Татарстан төбәк бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, референдум барышын 2,5 меңгә якын күзәтүче күзәтеп тора, шуларның 1650 се «чиста сайлаулар өчен»корпусыннан.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/11/18/633568/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International