Минзәлә халкы акчаларның бер өлеше тротуарларга юнәлтелүенә шат.

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Әгәр тавыш бирүдә җирлек халкының 50 проценттан артыгы катнашса, референдум узган дип санала.

"Минзәлә-информ" хәбәрчеләре сайлау участокларында булдылар һәм референдумда катнашкан минзәләлеләрдән бу хакта ни уйлауларын сораштылар. 

Анастасия Чекардова, Гурьянов ур., 106: 

- Мин референдумга улым Мирон һәм әни белән килдем. Без халык җыйган һәр сум өчен республика бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелүен беләбез. Шуңа күрә һәркемгә: шәһәрлеләргә дә, авыл халкына да референдумда актив катнашырга кирәк. Чөнки акча нигездә җирле инфраструктураны модернизацияләүгә, шәһәр тирәлеген төзекләндерүгә бара. Быел безнең йорт ишегалдында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы җиһазландырылуга без бик шат. 

Алсу Кириллова, Шамов ур., 88: 

- Әгәр без балаларыбызның барлык уңайлыклары тудырылган мохиттә яшәвен һәм алар уйный яки спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудырылуын телибез икән, һәркем гаилә бюджетыннан елына 500 сум акча бүлеп бирә ала. Минемчә, бу бик зур сумма түгел. Акчаларның бер өлеше тротуарларга юнәлтелүе дә сөендерә. Быел тротуарларны җәю буенча бик күп эшләр башкарылды, аларның бер өлеше үзара салым акчасына эшләнде. 

Галина Чекашова, Гурьянов ур., 86: 

- Үзара салым кертү-шәһәрдә уңайлыклар булдыру һәм чисталыкны саклау өчен файдалы адым, дип саныйм. Безнең шәһәр елдан-ел яхшы якка үзгәрә. Безнең шәһәрне, йорт яны территорияләрен төзекләндерү безнең барыбыз өчен дә мөһим дип саныйбыз. Безнең балаларның паркта, балалар мәйданчыкларында уйнау мөмкинлеге тагын да күбрәк булачак. Үзара салым буенча җыелган акчаларны төзекләндерү буенча кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтәсе килә. 

Лариса Ильина, Минзәлә шәһәрендә яшәүче: 

- Узган ел референдум уздырылу сәбәпле, без аның нинди максат белән үткәрелүен беләбез. Халык, әлеге чараның мөһимлеген аңлап, «әйе, без риза»дигән сүзләр белән уңай тавыш бирер дип уйлыйм. Әлеге мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Бу акчалар шәһәрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк, Без кулга алган бюллетеньнәргә ничек аңлатылган. Акчаларның бер өлеше тротуарларны җәю өчен тотылуы белән мин бик канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International