Минзәләдә сайлау участоклары ачылды.

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Бүген Минзәлә районында гражданнарның үзара салымы буенча референдум уза. Иртәнге сәгать 7дә сайлау участоклары ачылды.

1972 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында урнашкан сайлау участогында 702 кеше тавыш бирә. Иртәнге сәгать 9га биредә 70кә якын минзәләле тавыш бирде. Комиссия рәисе Яна Подгорная сүзләренчә, бу участокта яшәүчеләр һәрвакыт актив катнаша. 

Ачылу тантанасыннан соң иң беренчеләрдән булып Елена Якупова тавыш бирергә килде. Ул өченче ел рәттән тавыш бирә.

- Ирекле взнос плюс республика ярдәме һәм теләгән әйбер чынбарлыкка әверелә. Үзара салым-кирәкле чара. Халыкның уртак фикергә килүенә һәм куркыныч тудырган иске сарайлар сүтелүенә бик шатмын. Мин "өчен" тавыш бирдем. Шәһәрдә башкарылган эшләр безнең өчен генә түгел, ә балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге өчен дә. 

Гөлфия Вәлиуллина:

- Кешеләр барысын да эшләргә тиеш дип күнеккән. Эшләр үзләре хәл ителмәячәк дип саныйм. Минзәләлеләр район язмышында актив катнашырга тиеш. Акча никадәр күбрәк тапшырсак, туган шәһәрендә күбрәк эшләр башкарылачак. Үзара салым ярдәмендә Минзәләдә уңайлы асфальт тротуарлар барлыкка килде. Бу бик сөендерә.

Өйдә 65 кеше тавыш бирә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-otkrylis-izbiratelnye-uchastki

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International