"Олимп "балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (җитәкчесе-Чулпан Харисова) "Сәламәтлек"XV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты башланды.
Ярышларда Азнакай, Менделеевск, Алексеевск, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай, Биектау, Арча, Минзәлә, Актаныш, Мамадыш, Саба, Спас, Зәй, Сарман районнарыннан спортчылар катнаша.

