Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, Росреестр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып баруның федераль дәүләт мәгълүмат системасына керү ачкычы ярдәмендә мәгълүмат бирү сервисы эшен яңадан башлап җибәргән. Сервис керүче мөрәҗәгатьләрнең кискен артуы аркасында килеп чыккан куркынычларны бетерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә вакытлыча сүндерелде.Росреестр сервис эшен кыска вакыт эчендә торгызу өчен барлык техник һәм оештыру ресурсларын мобилизацияләде.
Татарстан Росреестры гариза бирүчеләрнең игътибарын ФГИС ЕГРНкерү ачкычы ярдәмендә мәгълүматлар бирү сервисының эшен туктатып тору Росреестрның дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессына йогынты ясамады. Росреестрның барлык хезмәтләре, хокукларны теркәүне, кадастр исәбен алуны һәм ЕГРНнан мәгълүмат бирүне дә кертеп, штат режимында МФЦ офисларында да, электрон рәвештә дә күрсәтелгән. Бу хезмәтләрне күрсәтү буенча сервисларны Росреестр сайтында карарга була. Сервис эшен вакытлыча туктату шулай ук ЕГРНдагы мәгълүматларның куркынычсызлыгына да чагылыш тапмаган.