2019 елда яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы, Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәре территориясендә теркәлгән балигъ булган һәркемнән (җирлектә яшәүчеләрнең гомуми саныннан 30% тан артыгын тәшкил итмәгән БВС ветераннары, БВСда катнашучыларның тол хатыннары, 1 һәм 2 нче төркем инвалидлар, биш һәм аннан күбрәк балалары булган күпбалалы аналардан тыш), 500 сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм җыелган акчаларны җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә тотуга Сез ризамы?
1.Җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру:
-урам яктырткычларын модернизацияләү;
-тротуарлар ясау;
-“Урман” чишмәсен төзекләндерү;
-“Минзәлә үзәк район хастаханәсе” Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесы янындагы автомобиль стоянкасын төзекләндерү;
-Үрдәк күле территориясен төзекләндерү;
-“Нефтяник” спортзалы территориясен төзекләндерү;
2.Җирлек территориясендә физик культура, мәктәп спортын һәм массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тудыру, җирлекнең рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын үткәрүне оештыру:
-скандинавча йөреш өчен җәяүле сукмак ясау;
-экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчык урнаштыру.
3.Милләтара һәм конфессияара килешүне ныгытуга, җирлек территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телен һәм мәдәниятын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру:
-Татарстан Халыклар Ассамблеясының Минзәлә районындагы вәкиллеге бинасын ремонтлау.