Транспорт чараларының мобилизацион әзерлеге.

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 2 октябрендәге 1175 санлы Указы нигезендә агымдагы елның 13 ноябрендә АТП территориясендә Минзәлә муниципаль районының авыл җирлекләре балансында булган транспорт чараларының техник торышы тикшерелде. Комиссия әгъзалары: район хәрби комиссары С. А. Владимиров, ФБ и ЗИП рәисе Л. И. Кондратьева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Д. А. Чухланцев, ФБ и ЗИП рәисе урынбасары Р. С. Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Л. Ф. Исрафилова катнашында транспорт чараларының мобилизацион әзерлеген тикшерү буенча комиссия үткәрде. Авыл җирлекләре башлыкларына тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International